Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Мин укырга яратам

 

   - Күп укыган бала иншалар, диктантларны җиңел яза, хаталарны азрак ясый. Үзлегеннән китап укый башлагач, аңа әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Туганнарының кызыксынуын сизеп, үзенә игътибар артуына сөенеп, балада яңа китаплар уку теләге уяна. Укыган китапларның исемен, авторын, кыскача эчтәлеген аерым дәфтәргә язып бару да файдалы. Бала тезисларны аерып алырга, төп мәгънәне язып куярга өйрәнә, геройларның исемнәрен истә калдыра, аларның характер үзенчәлекләрен билгеләп куя. Әлбәттә, бу эшләр әти-әни ярдәме белән башкарыла. Һәрвакыт баланы мактап, яңа үрләргә этәреп тору кирәк.