Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"И туган тел, и матур тел!"

26 нчы апрель Тукай туган көн. Cөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшердек, китапларын карадылар,“Кызыклы шәкерт” шигырен cәхнәләштереп күрсәттеләр.