Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Габдулла Тукайның 135 елы уңаеннан шигыри бәйрәм үтте

Бүген Иске Дөреш мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Мәңге яши, яшьни Тукай” исемле шигырь бәйрәме үтте.

    Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора.

И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

 –дигән юлларны ихлас күңелебез белән укыйбыз. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.