Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Кич утыру

*"Кич утыру" фольклор кичәсе Әниләр көне уңаеннан  26 ноябрь 2020 ел., пәнҗешәмбе. ... Иске Дөреш мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырылды. Кичәгә килүчеләр татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштылар, халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, ”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды, татар халык җырлары җырланды.