Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Һәр мизгел матур үзенчә"

  Иске Дөреш авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үтте. 2 нче октябрь көнне Иске Дөреш авылы Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган кичә булды. Бәйрәмгә килгән өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Равис Миннехаматович котлады, сәламәт булып тагын бик күп тапкырлар очрашырга язсын, дигән теләген җиткерде. Килгән өлкәннәребез үзләренең теләкләрен әйттеләр, җыр башкардылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә  укыдылар.
  3 нче октябрь Таулы Дөреш һәм Октябрь Бүләк авылларында да, мул табын янында бәйрәм кичәсе үтте. Өлкәннәребез бергә очрашуларына сөенеп, бер-берсенә изге теләкләр теләп, барсы да диярлек үзләренең яратып җырлый торган җырларын бүләк иттеп башкардылар. Өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Равис Миннехаматович котлады, ветераннар советы рәисе Усманова Фәридә дә үзенең изге теләкләрен әйтте.