Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа"

Халыкара Туган тел көненә багышланган тематик сәгать үтте. Китапханәгә кунак булып Дәү әниләр оешмасы җитәкчесе Тәнзилә Гатуфовна Минниханова килде. Туган телебезнең бай, иң матур, иң кадерле тел – булуы турында сөйләде. Туган тел турында шигырь укыды, әңгәмәбезне төгәлләп Туган тел җырын бергәләп җырладык. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе, шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбыз да армый-талмый көрәшергә, эшләргә тиеш.