Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Җиде буын җылысын сакла"

11февраль көнне Күзкәй авыл клубында "Җиде буын җылысын сакла" дигән шәҗәрәләр бәйрәме узды. Авылның килеп чыгу тарихы киң яктыртылды. Атаклы Күзкәй базары сценка  итеп күрсәтелде. Авылыбызның мәктәбе, колхозы, больницасы, май заводы телгә алынды. Сугыш чоры киң яктыртылды. Авылыбыздан чыккан атаклы кешеләр -Фәннур Сафин һәм Галимҗан Вәлиев иҗаты -биографияләре  сөйләнде.