Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Женщины - Герои Советского Союза"

Кызлар –йолдызлар. -Ш. Рәкыйпов. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.-256 б. Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлардан гына торган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкында 23 Советлар Союзы Герое булган. Шул лачыннарның икесе –татар кызлары. Әлеге роман очучы кызларның Ватанга тугрылыгы, аларның көрәше,мәхәббәте турында. Автор хатын-кызлар полкы эзеннән сәяхәт ясап, шуннан алган тәэсирләрен дә бәян итә.
   1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. Очучы 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ, Тамань ярымутравы, Кырым, Илбау-Сандомир, Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. Гвардия өлкән лейтенанты М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.
    Батыр очучы М.Сыртланова командование тарафыннан ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Кавказны обороналау өчен» медале белән бүләкләнгән. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.