Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Весенняя неделя добра

#Биюрганскаябиблиотека#Весенняянеделядобра

6 нчы май көнне , авылдашыбыз , изге күңелле, ярдәмчел кызыбыз- Гөлчәчәк Шамилова белән Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернатында кунакта булдык.Боерган авылы мәчете аксакаллары , авылдашлардан җыелган фитыр сәдакасының бер өлешен интернатка бирергә ният иттеләр. Без шул акчага күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр алып, очрашуга бардык. Безне рәхмәт сүзләре белән интернат директорыЕлхова Н.А, хезмәткәрләр каршы алды.Интернатта бәйрәм рухы- авыл хуҗалыгы техникумы студенлары концерт куялар, язучы якташыбыз Салисә апа Гәрәеваның дистә еллар буе кайтмаган, Германиядә яшәүче кызы Эльвира  килгән. Безнең күчтәнәчләргә ихлас күңелдән рәхмәтләрен юлладылар.Интернат директоры рәхмәт әйтеп, авыл мәчетенә, китапханәгә рәхмәт хатлары тапшырды.