Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Войны- афганцы- наши земляки

#Биюрганскаябиблиотека.Боерган авылы китапханәсендә  , 15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан "Әфганчы якташларыбыз" дип исемләнгән кичә уздырылды.  Иң беренче, "Әфган кайтавазы" дп аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Боерган  авылы җирлегеннән дә байтак ир-егеткә чәчәк кебек гомерләрен куркыныч астына куеп, Әфган сугышында  булырга туры килә. Якташларыбыз хакында әзерләнгән видеоязма ны балалар бик кызыксынып карадылар. Ветеран укытучы Фәйрүзә Габидуллина әфган сугышы турында үзе язган шигырен укыды, сугышларның булмавын, дус- тату яшәү кирәклеге турында сөйләде.Берган авылы җирлеге ветераннары:

1. Салимов Илдар Биҗан улы
"Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа" медале белән бүләкләнә. Ветеран боевых действий;

2.Гыйлметдинов Азат Җәүдәт улы  "Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа" медале белән бүләкләнә.Ветеран боевых действий;   

 3.  Салимов Рәиф Мәсгут улы
 “Медаль за Отвагу”  медале белән бүләкләнә. Ветеран боевых действий;  

4. Шамилов  Илсур  Фаил улы "Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа" медале белән бүләкләнә.“Ветеран боевых действий”.

5. Диммухаметов Фаиз Хоснулла улы
 "Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа" медале белән бүләкләнә. “Ветеран боевых действий”.

Чечен Республикасында солдат хезмәте узган егетләребез:

1. Галиев Айрат Зөфәр улы. " Ветеран боевых действий";

2.Гареев Илнур Гаяз улы "Ветеран боевых действий";

Кайнар нокталарда хезмәт иткән ир- егетләребез:
1. Арсланов Илмир  Әнвәр улы

 “Участнику военной операции в Сирии”
 медале белән бүләкләнә.
“Ветеран боевых действий”;

2. Шамилов Фәнил Хәниф улы.
 Ветеран боевых действий.

1. Билалов Илгизәр Илдус улы бүгенге көндә ,Украинада барган махсус операциядә катнаша,
взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә.
  
       " Ветеран боевых действии"

Кызганычка каршы , бүгенге көндә  Салимов Рәиф Мәсгут улы вакытсыз вафат булды, урыннары оҗмахта булсын.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган.

 Без тынычлык яклы!