Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Подушки татарские

#Биюрганскаябиблиотека#бәйге#конкурс
2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы дип игълан ителде.Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Татарның мамык мендәрләре” дигән иҗади бәйге уздыру хакында белдерде..Бәйге әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәи киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан үткәрелә.
БӘЙГЕНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ ҺӘМ МАКСАТЛАРЫ: - татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
- каз мамыгыннан мендәрләр тутыру серләренә төшендерү;
- бизәкләрне карау, сайлап алу, төсләрне аеру, татар халкының милли төсләрен сайлаудагы үзенчәлекләрен өйрәтү;
- сәләтле хатын-кызларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү;
- гаилә мендәрләре ясарга өйрәтү (70х70, 60х60 – берәр пар; 50х50 – өч мендәр);
- татар халкының сәнгате, милли татар орнаменты белән таныштыру.
Шушы бәйгегә катнашу максатыннан без, мендәр ясаучыларны, мендәр тышы чигүчеләрне барлый башладык. Берничә оста белән очрашырга да өлгердек. Боерган авылында кул эше осталары бихисап: Бибинур Хаматова, Тәнзилә Вәлиева, Гөлфия Махмутоваларның мендәр тышы чигүләрен сезгә тәкъдим итәбез.