Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

День родника

. Районда шаулап - гөрләп чишмә бәйрәмнәре уздырыла. 5 нче сентябрь көнне Колыш авылы чишмәсе янында бик матур очрашу узды.Һәр чишмәнең үз җыры, үз тарихы бар.Колыш чишмәләре тарихын халыкка тезеп- тезеп, матур итеп ветеран укытучы Бибинур ханым сөйләде. Колыш авылы турында бик матур җыр да туган икән.Җырны Тәзкирә апа бик моңлы итеп башкарды."Яран гөл" фольклор ансамбле чыгышын бик яратып карадык.Колыш авылында яшәүче Вәсилә апа кызы белән тәмле итеп коймак пешереп сыйлады.Бәйрәм бик җылы мохитта узды.