Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Татар милли баш киеме калфак"

31 октябрьдә Иштирәк авыл китапханәсендә калфак татар баш киеме ясау буенча мастер-класс узды. Калфак, татар хатын-кызларының милли баш киеме буларак, бик борынгы, әмма хәзер ул татар хатын-кызларының заманча аксессуары булып тора. Әлеге мастер-классны уздыруның максаты: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау.