Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Сабантуйга бүләк җыю"

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю. Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Дөрес, хәзер инде сөлге чикмиләр, бүләкләр әзерлиләр. 4 июнь көнне Иштирәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк җыю йоласында катнашты.