Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Эх, бер урап гомер юлларын..."

31 май көне Иштирәк авыл китапханәсендә Иштирәк авылында туып үскән, сигез китап авторы, яраткан шагыйребез Хөсәен Җәгъфәргә багышланган искә алу кичәсе узды. Быел күпкырлы шагыйребезгә 70 яшь тулыр иде. Аны якын итеп Түбән Кама шәһәренең "Кама таңнары"  әдәби берләшмәсенең язучылары: җитәкчеләре Рәсимә Нәбиуллина, Рушания Габбасова, Әлфия Сибгатуллина, Никифор Тукмачев, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәйзетдинова Әнфисә, Х.Җәгъфәрнең туганнары һәм авылдашлары җыелды. Хөсәен абый - шагыйрь йөрәкле кеше иде, ул мәңгегә иҗатташ дуслары, авылдашлары күңелендә калыр, чөнки ул авылыбызның тауларын, чишмәләрен җырга кертеп, авылыбыз табигатен мактап китапларга керткән киң күңелле шагыйребез!