Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Җәлилчеләр батырлыгы-үлемсез

25 август көнне, җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә "Җәлилчеләр батырлыгы-үлемсез" дип аталган хәтер сәгате узды.
1944 елның бу көнендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары Берлин читендәге Плетцензее төрмәсендә фашист гильотинасы астында җәзалап үтереләләр. Аларның батырлыгы - хәрби антка һәм гражданлык бурычына тугрылык үрнәге.