Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Муса Җәлил-балаларның якын дусты

   15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тула. Шул уңайдан, Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасында, үсеп килүче яшь буынны шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, аның мәңге үлмәс шигырьләренә  кечкенәдән балалар күңелендә  мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Муса Җәлил-балаларның дусты” дип исемләнгән тирән эчтәлекле бәйрәм кичәсе узды. Шагыйрьнең балачагы, иҗаты белән, балалар күңеленә үтеп керерлек  итеп, тәрбияче апалары Алсу Сәетгәрәева   таныштырды.  Кечкенә Мусаның дуслары күп булуы, аларның татар халык уеннарын  бергәләп уйнарга яратулары, балык тотарга баргач, нинди кызыклы хәлләргә очраулары турында сөйләгәндә, балалар чын күңелдән бирелеп, кызыксынып,  тыңладылар, сораулар бирделәр. Балалар  Муса Җәлилнең табигатьне яратуы, аның  кошларга, хайваннарга багышлап язылган шигырьләре күп булуы турында да белделәр. Үзләре дә Җәлилнең “Карак песи”, “Әтәч”, “Маэмай”, “Сәгать” шигырьләрен матур, сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр. Авыл китапханәчесе алып кергән китапларны,  гәҗит-журналларны кызыксынып карадылар. Мусаның дуслары белән кечкенәдән уйнап үскән “Чума үрдәк, чума каз” уенын яратып уйнадылар. Кичә ахырында  балалар, Мусабай-Завод урта мәктәбенен залында урнашкан герой-шагыйрь Муса Җәлил бюсты янына канәфер чәчәкләре куйдылар.