Центральная библиотека

Әдәби Сабантуй

11 август көнне гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары Апаста Әдәби Сабантуйга җыелды. 1260 кеше «Әдәби марафон»ның финалына чыккан.

«Әдәби марафон»ның географиясе бик киң, анда Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикалары, Киров, Омск, Пенза,Төмән, Чиләбе өлкәләре, Санкт – Петербург шәһәреннән катнашучылар булган. Татарстан районнарына килгәндә, Саба, Сарман, Апас районнары беренче өчлектә. Шунысы куанычлы Сарман районынның 45 финалисты Сарман үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре иде. Сарман финалистлары да Әдәби сабантуйда актив катнаштылар.

         Чара  10:00 сәгатьтә бүләк җыю күренеше белән башланып китте. Программада  «Әдәби марафон » һәм   «Авылым гүзәллеге» проектлары җиңүчеләрен  бүләкләү,  әдәби көрәш,  Милли Сабан туе һәм спорт уеннары, музейларга, тарихи - мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырылган иде. Бәйрәмдә Лилия Муллагалиева, Сөмбел Билалова  һәм башка артистлар чыгыш ясады. Оештыручылар тарафыннан әзерләнгән әлеге гаять эчтәлекле чара һәркемнең күңелендә матур  тойгылар калдырды.