Гаилә – кече Ватан

Бәзәкә мәдәният йортында Гаилә елына багышланган “Гаилә – кече Ватан” дип исемләнгән XIII район халык иҗаты фестивале үтте.

Әлеге фестиваль уңаеннан фойеда “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән китап күргәзмәсе, Бәзәкә авылы китапханәчесе авылдашларыбыз Гөлнур һәм Ильдар Нуретдиновлар гаиләсенең кул эшләреннән торган “Матурлык бездә яши” дигән, Псәй авылы китапханәчесе балалар өчен эшләп килүче  түгәрәкнең кул эшләреннән торган  “Рукам работа – сердцу радость” дигән күргәзмә әзерләделәр һәм кунакларны  таныштырдылар.