Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Китапханә дәресе

Камай авылы мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Китап илендә компас» исемле китапханә дәресе үткәрелде.

Китапханәче Галимуллина Г.М. кешеләргә сүзлекләр, энциклопедия кебек китапларның ни өчен кирәклеген, алардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлатты. Укучылар китапханәдә булган кайбер энциклопедияләр һәм сүзлекләр  белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Әлеге китаплар уку дәверендә  балаларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булыр дип ышанасы килә.