Флагның өч төсе
22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Дәүләт флагы - ул ирек, бәйсезлек, дәүләтнең мөстәкыйльлеге символы. Бу көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. “Чулпан”балалар бакчасында “Флагның өч төсе” исемле танып белү сәгате уздырды.
Балалар Россия флагының барлыкка килү тарихы белән таныштылар . Китапханәче белән бергә алар аның төсләрен, нинди учреждениеләр биналарында булырга тиешлеген искә төшерделәр. Балаларга безнең дәүләт символикасы турында «Россия флагы»исемле мультфильм күрсәтелде.
Россия флагын ясау буенча мастер класс уздырылды.