Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Без һөнәр сайлыйбыз, һөнәр безне сайлый

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Камай авыл китапханәсе төрле эшче һөнәрләр белән таныштыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, укучылар өчен “Без һөнәр сайлыйбыз, һөнәр безне сайлый“ дип исемләнгән презентация күрсәтте.

Дөньяда һөнәрләр күп. Шулар арасыннан ничек үзеңә ошаган һөнәрне сайларга . Шундый мөһим эшне башлап, үз мөмкинлекләреңне һәм сәләтеңне ничек бәяләргә һәм минем нәрсә яхшырак килеп чыга ? Кем булырга телим? дигән сорауларга җавап бирергә тырышырга кирәк. Бу хакта укучылар белән әңгәмә корылды, шулай ук һөнәрләр турында табышмакларга җаваплар табу ярышы булды. Мондый чаралар төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы һәм игелекле мөнәсәбәт тәрбияли.