Камаевская сельская библиотека - филиал № 6

Моң чишмәсе

Камай авылы “Чулпан” балалар бакчасында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә апа Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.

Китапханәче Галимуллина Г.М. кечкенәләргә Вафирә апа турында сөйләде,аның фотоларыннан төзелгән презентация күрсәтте. Балалар җырчыга багышлап чыгарылган китаплар белән таныштылар һәм Вафирә апа башкаруында җырлар тыңладылар.