Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Үткәннән башка киләчәк юк

18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә, барлык музейларда да бу көнне  төрле чаралар оештырыла.  Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе музеенда бу көнне “Ачык ишекләр көне”  үткәрелде һәм Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Бәшәрова туган ягына кайтып әлеге музей  белән танышып килде.

Авылның тарихын, халкының үткәнен, мәгариф һәм мәдәният тормышын  яктырткан әлеге музейга укытучы Маһирә апа Фәтхулова нигез салган иде.  Аның вафатыннан соң берничә ел “эшсез” торган музейны бүгенге көндә  тынгысыз җанлы мәктәп директоры А.Гиззатуллина һәм укытучы М.Гайнуллина мәктәпкә күчерүгә ирешкәннәр һәм аңа яңа сулыш өргәннәр. Бу көнне музейда авылның олысы һәм кечесе үткәнгә сәяхәт кылды, директор белән беррәттән, гомерен шушы мәктәпкә, балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган Гөлшат апа Камалиева да экспонатлар белән таныштырып йөрде. бизяки.рф сайты волонтеры Ф.Бәшәрова музейга әтисе һәм аның туганнары турында архив материаллары буенча әзерләнгән “Бертуган Шәйдуллиннар Бөек Ватан сугышында” дигән альбом тапшырды, сугыш ветераннары турында  мәгълүмат туплау өчен интернеттан  файдалану  турында сөйләде. Әле ике генә ел элек эшли башлаган мәктәп директоры өчен башкарылганнар аз түгел, ә киләчәккә планнары тагын да зур. Көчле, эше өчен җан атып торган А.Гиззатуллина куйган максатларын тормышка ашырыр дип уйлыйм, бу юлда коллективы һәм авыл халкы ярдәменнән ташламас дип ышанам.