Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Сугыш ветеранын котлау

9 май  якынлашкан көннәрдә Бәзәкә авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Әһлиев Зайнак Әһли улын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга килделәр.

Зәйнак Әһлиев «Германияне җиңгән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Мәдәният хезмәткәрләре ветеранга җылы  котлау сүзләре, ихлас теләкләрен   җиткерделәр, тормыш гаме белән яшәүче 97 яшьлек ветеранга соклануларын белдерделәр. Ветеран бүгенге көндә улы һәм кызының, оныкларының кайгыртуын һәм игътибарын, халыкның хаклы рәвештә хөрмәтен тоеп яши. Үзен кирәкле итеп тою - аның өчен зур бәхет.