Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлыгы кайтты җыр булып

2024 елның 15 февралендә  татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Шул уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсендә шагыйрьнең үлемсез шигырьләренә багышланган нәфис сүз кичәсе үткәрелде.

Чарада катнашучыларны китапханәче 2023 елда газета-журнал битләрендә дөнья күргән М.Җәлил тормышына һәм иҗатына  кагылышлы  яңа материаллар белән таныштырды,«Җырым белән җиңдем дошманны» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Ветеран укытучы Р.Мөхетдинова шулай ук 2018 елда «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күргән мәкаленә укып фикерләрен җиткерде. Һәм китапханә укучылары башкаруында шагыйрьнең  шигырьләре яңгырады. Муса Җәлилнең шигырьләре аның көрәшенә һәм батырлыгына шаһит. Ә безнең бурыч – патриот шагыйрьнең үлемсез батырлыгын һәм иҗатын  хәтердә  саклау һәм яшь буынга җиткерү.