Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Ленинград камалышы

Буыннар хәтерендә мәңгегә истә калган даталар бар. Мондый истәлекле дата булып 27 январь – совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград камалышын  тулысынча өзү  көне тора.

2024 елда Ленинград камалышын өзүгә 80 ел тула һәм шул уңайдан  Бәзәкә китапханәсемәктәп белән берлектә урта сыйныф укучылары өчен батырлык сәгате үткәрде.

Чара барышында укучылар моннан 80 ел элек булган вакыйгалар - блокадалы шәһәр тормышы, аның кырыс шартлары, тәүлеклек икмәк нормасы, шул чор кешеләре язмышлары, “Январский гром” операциясе белән шаһитларның, хәрбиләрнең һәм гади гражданнарның язмалары аша таныштылар. Камалыш елларында шәһәр халкына рухый терәк булган, радиода диктор булып эшләүчешагыйрә О.Берггольц шигырьләрен үзе башкаруында тыңладылар. Чара соңында “Үлемне җиңгән шәһәр” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар һәм фикер алыштылар.