Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз

Бүген якташыбыз шагыйрь, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы Марсель Гыйльфан улы Гыймазетдиновның тууына 80 ел тулды.  Шушы истәлекле датага багышлап бер ай элек Бәзәкә авыл китапханәсе 10 ноябрь – 10 декабрь вакы аралыгыннда #МарсельГыймазетдиновныукыйбыз дигән онлайн акция игълан итте.

Акциянең максатлары һәм бурычлары итеп Марсель Гыймазетдинов иҗатын популярлаштыру; милли телләрне саклау, пропагандалау һәм үстерү;туган телдәге әдәби әсәрләргә уңай эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләү;туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү билгеләнде. Акциядә катнашучыларның яшенә, белеменә һәм яшәү урынына карата чикләүләр булмады. Бәзәкә мәктәбе укучылары башлап җибәргән акциягә беренчеләрдән булып  Татарстан Республикасы Чирмешән районы китапханәчеләре кушылды, ә  ай дәвамында барлыгы акциядә Татарстан Республикасының Чирмешән, Баулы, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Ютазы, Кукмара, Теләче, Әгерҗе, Бөгелмә, Түбән Кама, Тукай, Менделеевск -  тулаем алганда 14 районнан 109 кеше катнашты, шуларның 20се мәктәп укучылары булды. Урнаштырган материалларны 45 909 кеше карады.  М.Гыймазетдиновның шигырен укыган видеоязма белән беррәттән шигыренә әзерләнгән видеопрезентацияләр, җырларын башкаручылар булды.

Бәзәкә авылыннан әлеге акциядә барлыгы 13 кеше катнашты, шулардан 7се Бәзәкә мәктәбе укучылары. #МарсельГыймазетдиновныукыйбыз акциясендә катнашучыларның барсына да зур  рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу тормышта үз эзен, үз чаткысын калдырып киткән М.Гыймазетдиновның сокландыргыч шигырьләре бүгенге көндә халык күңелендә яши һәм киләчәктә дә яшәячәк дип ышанабыз.