Татарская библиотека - филиал № 19

Укучы тасмасы

Татар китапханәсендә «Укучы тасмасы» акциясе узды, аныңмаксаты – китапка һәм укуга кызыксынуны арттыру, укучыларның нинди жанрга өстенлек бирүен ачыклау, чөнки китапханәнең һәр укучысы үз кызыксынулары һәм мавыгулары белән аерыла.

Китап укучыларга «Могҗизалы агач»ка, төсен аларның яраткан әдәбият жанрына туры китереп, тасма бәйләргә тәкъдим ителде.  Акциядә төрле яшьтәге 25 кеше катнашты. Яшьләр күбрәк фантастика укырга ярата(28%), өлкән буын кешеләре классиканы сайлады (24%), ә урта яшьләрдәге хатын – кызлар мәхәббәт романнарын яратып укый (39%), шигъриятне 9% катнашучы сайлады.