Татарская библиотека - филиал № 19

Безнең ишекләр, күңелләр, китаплар Сезнең өчен һәр вакытачык!

27 май – Бөтен рәсәй китапханәләр көне быел үзгә кызыклы узды. Татар китапханәсе каршында оешкан «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы белән Бәзәкә авыл китапханәсендә эшләүче «Хәят» аралашу түгәрәге очрашуы белән истә калды ул.

Бәзәкәлеләрнең ачык йөзләре, мул табыннары, күңелле әңгәмә биктә йөрәккә ятышлы булды. Ветеран укытучы Рәмзия Мөхетдинова авыл тарихы белән, Фәимә Галимова мәчет эшчәнлеге белән таныштырды. Марсель Гыймазетдинов яшәгән йортны, мәңгелек утянган мемориальне күреп, туган якны өйрәнү музеенда булып, күпме рухи хәзинә җыйдыя дкарьлеләр. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган очрашу, китапханәдә дәвам итте. Фәния Бәшәрова һәм Гөлназ Хафизова түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырдылар. Гөлниса Евдокимова, Фәимә Галимова, Р.Туктаманова үз шигырьләрен укыдылар, котлау сүзләрен җиткерделәр. Гамьле, ямьле кичә табын артында дәвами тте. Сәяхәттән, ядкарьлеләр, бик канәгать һәм рәхмәтле булып, танышу-аралашудан күңелләре җылынып кайттылар.