Татарская библиотека - филиал № 19

Татар шигъриятенең кояшы

Г.Тукай – татарның бөек шагыйре. ТРның беренче президенты М.Шәймиев аны “Татар шигъриятенең кояшы” дип атый. Габдулла Тукай шигърияте яхшылыкка юлны кояш кебек яктырта, аның әсәрләре балаларда намуслылык, дөреслек, игелеклелек, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Татар китапханәсендә, 7 нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркеменә йөрүче балалары белән (Тәрбиячеләре Ганиева Г.Р., Азина А.Р.), шагыйрьнең 138 еллыгына багышланган, әдәби-танып белү сәгате уздырылды.

Балалар Тукайның балачагы турындагы хикәяләрне ишеттеләр, тасвирлау буенча әсәрләрнең исемнәрен атадылар, «Без Шүрәледән курыкмыйбыз» уенын уйнадылар. Ахырда язучының әсәре буенча “Су анасы”мультфильмын карадылар, китаплар белән таныштылар.