Татарская библиотека - филиал № 19

Китаплы балачак

2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Бу дата очраклы гына түгел: ул дөньядагы иң танылган әкиятчеләрнең берсе — Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә үткәрелә. Татар китапханәсендә “Менделеев токымнары” химик-технологик лицееның 2 “Б” сыйныфы укучылары белән әдәби сәгать уздырылды. (Татар теле укытучысы Гыйләҗева Г.Ф.).

Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара әдәби премия дипломнары белән бүләкләнгән татар балалар язучылары Ш.Галиев, Р.Миңнуллин белән таныштырды. Укучылар бу язучыларның шигырьләрен укыдылар, әкият геройларын таныдылар,  китапларга сак караш турында әңгәмәдә катнаштылар. Ахырда балалар китаплары белән таныштылар.