Татарская библиотека - филиал № 19

Китап яратучылар утравы

Татар китапханәсенә, балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен приют укучылары килде.

Китапханәче катнашучыларны Балалар китабы бәйрәме тарихы, яңа басмалар күргәзмәсе белән таныштырды, әдәби уен тәкъдим итте. Укучылар “Китап яратучылар утравына”сәяхәт итеп, геройларны таныдылар, әкиятнең исемен, авторын белделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Укучылар китапханәдә каникул вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр, татлы күчтәнәчләр белән сыйландылар.