Татарская библиотека - филиал № 19

Газиз телем – әнкәм теле

Татар китапханәсендә, Халыкара туган телләр көнендә, «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән тематик сәгать уздырылды.

Китапханәче бу датаның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, юкка чыгучы телләр турында сөйләп, «Дөньят елләре атласы», «Россия телләренең Кызыл китабы» белән таныштырды. Укучылар төрле телләрдә бер-берсен сәламләделәр, татарча һәм русча шигырьләр сөйләделәр. Кызыклы табышмаклар, метаграмма һәм шарадалар чишү укучыларга бигрәк тә ошады. Дәрес «Туган тел» җыры белән тәмамланды.