Татарская библиотека - филиал № 19

Көчле рухлылар

Бу көн бөтен дөнья календарьларында билгеләп үтелә, ләкин бәйрәм түгел, ә искәртү буларак. Халыкара инвалидлар көне ул. Татар китапханәсендә 3 нче “Менделеев токымнары” лицееның 5 «Г», 6 «Г» сыйныфы укучылары белән (татар теле укытучысы Гыйләҗева Г.Ф.) Халыкара инвалидлар көненә багышланган тематик сәгать уздырылды.

Китапханәче бу көннең барлыкка килү тарихын сөйләде, мөмкинлекләре чикле, әмма төшенкелеккә бирелмәгән һәм уңышларга ирешкән көчле рухлы кешеләр турындапрезентация күрсәтте. Укучыларга язучылар Ф.Яруллин, Ш.Еникеев, Г.Сәгыйров, Р.Шәрипов, М.Гоголев турында әзерләнгән китап күргәзмәсе, “Капчыкта ни бар?”, “Дәшмичә аңлат” уеннары тәкъдим ителде, игелек, шәфкатьлелек турында әңгәмә үткәрелде.