Татарская библиотека - филиал № 19

Татар язучылар белән очрашу

#пастернаковскиечтения

"Пастернак укулары" халыкараәдәби-театральфестивале кысаларында, татар зыялылары белән очрашу үтте.

Язучы, әдәбият белгече, Г.Тукай, Г. Исхакый, А.Алиш, А.Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин; шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге премия иясе, СССР язучылар берлеге әгъзасы Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова; язучы, тәрҗемәче, Ш.Маннур, Э.Касыймов, Е.Уткин исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Мансур Габдулла улы Сафин; язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге, “Белла” халыкара рус-итальян әдәби премияләре иясе, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина,популяр язучы,"Ел китабы" республика конкурсларында җиңүче Зифа Әбделвәли кызы Кадырова тормыш юллары һәм иҗатлары турында бәян иттеләр, тамашачылар сорауларына җавап бирделәр. Александра Сафина һәм Рафаэль Кәбиров кичәне матур җыр белән бизәделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Фәрхетдинова Р.С., Менделеевск районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәҗипов Р.Ә. катнашучыларга рәхмәт белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Красноперова Л.Ф., оештыру комитеты исеменнән, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Икенче өлештә, "Хәзерге заман татар әдәбияты үсешенә мәдәни һәм тарихи вакыйгаларның йогынтысы" дигән темага гамьле әңгәмә үтте.