Татарская библиотека - филиал № 19

Китап – белем чишмәсе

1 сентябрь – белем бәйрәмендә, Татар китапханәсенә “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют сабыйлары килде.

Китапханәче аларга бәйрәмнең тарихын, асылын, укып белем алуның тормышта әһәмиятен аңлатты. Балалар китаплар белән таныштылар, зирәклектә көч сынашып, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. “Беренче тапкыр – беренче сыйныфка” мультфильмын карап, фикерләре белән бүлештеләр.