Татарская библиотека - филиал № 19

Сабантуй

Татар китапханәсе, 7 нче "Алтын балык" балалар бакчасы белән берлектә, Сабантуй бәйрәме үткәрделәр.

Китапханәче сабыйларга бәйрәмнең тарихын сөйләде, йолаларын төшендерде. Икенче өлештә, балалар уеннарда көч сынаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да бик ошады Сабантуй бәйрәме!