Татарская библиотека - филиал № 19

Даны кайтты илгә җыр булып

7 нче “Алтын балык” балалар бакчасында Татар китапханәсе белән берлектә “Даны кайтты илгә җыр булып...” дигән нәфис сүз бәйгесе үткәрелде.

Чарада өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләде, “Моабит дәфтәрләре” белән таныштырды. Балалар сәнгатьле итеп татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Бәйгедә катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнде.