Татарская библиотека - филиал № 19

Муса Җәлил – балаларга

Татар китапханәсендә 12нче “Крепыш” бакчасы балалары белән (тәрбиячеләре: Камашева Л.Р., Струкова А.Р.)каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырылды.

Китапханәче балаларны әдипнең тормышы һәм иҗаты турында презентация һәм китаплары белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең тормышыннан хәбардар булуларын күрсәттеләр, сорауларга бик актив җавап бирделәр, рәсемнәр буенчаәсәрләрне таныдылар. Манина Дарина, Ратникова София, Антонова Есения, Тарасова Дарья сәнгатьле итеп М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”, “Ишек төбендә” шигырьләрен сөйләделәр. Ахырда балалар“Кызыл ромашка»мультипликацион фильмын карадылар.