Татарская библиотека - филиал № 19

Карлы кыш әкияте

Кыш - бик күңелле, тылсымлы һәм матур вакыт! Аны балалар бик ярата. Татар китапханәсендә 7 нче бакчаның өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әкияти сәяхәтләр үткәрелде.

Сабыйларны әкият илендә Кар бабай каршы алды. Балалар кышкы әкиятләрне искә төшереп, “Геройны таны”, “Ялгышны тап!”уеннарын уйнадылар, Кар бабай бияләеннән чыккан табышмакларны чиштеләр, кыш турында шигырьләр сөйләделәр һәм җыр җырладылар.А.Алиш әкияте буенча эшләнгән “Куян кызы” мультфильмын карагач, Кар бабай күчтәнәчләре белән сыйландылар. Сабыйлар китапханә белән танышып, күңелле ял да итеп, белем дә туплап вакытларын бик файдалы үткәрделәр.