Татарская библиотека - филиал № 19

Җырлы гомер

Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр мәшһүр җырчы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованы искә алу кичәсенә җыелды.

Китапханәче җырчының тормыш юлы, аның турында китаплар, газета-журнал мәкаләләре белән таныштырды, “Үзем турында” китабыннан өзекләр китерде. Катнашучылар видеоязмада җырчы белән әңгәмәне кызыксынып карадылар, Әлфия Авзалова репертуарыннан җырларны җырладылар. Фәридә Гәрәеваныңбаянда уйнап, җырлавы кичәгә тагы да ямь өстәде. Фәридә Гәрәева, Фәния Фаррахова үзләренең шигырьләрен башкалар хозурына тәкдим иттеләр. Кичә җылы әңгәмә белән чәй табыны янында дәвам итте.