Татарская библиотека - филиал № 19

Һәркемгә газиз үз туган теле

Татар китапханәсе 7 нче мәктәпнең 2-3 сыйныф укучылары белән (татар теле укытучысы Галимуллина М.К) “Һәркемгә газиз үз туган теле” дигән туган тел дәресе үткәрде.

Һәр кешенең әти-әнисе, әби-бабасы сөйләшкән туган теле бар.Гомеренең беренче көннәреннән үк сабый якыннарын ишетә. Сүзләрне аңламаса да, тавышлары буенча кадерле кешеләрен таный. Аннан беренче сүзен әйтә, әкренләп сөйләшә башлый. Менә шушы тел – кешенең туган теле була. Китапханәче Гөлназ Хафизова укучыларга туган тел төшенчәсен, бәйрәмнең асылын  аңлатты, юкка чыгучы телләр турында сөйләде. “Дөнья телләре атласы” һәм “Россиянең телләр Кызыл китабы” турында мәгълүмат бирде. Балалар “Сүзсез аңла!” уены аша, сөйләмнең тормышыбызда нинди мөһим роль уйнавын  күрделәр, туган телне онытмау мөһимлеген төшенделәр. Кызыклы табышмаклар, шарадалар чишү, “Туган тел” җырын тыңлау укучыларга бик ошады. Укучылар татар, рус, удмурт, мари телләрендә шигырьләр укыдылар, китапханәгә кайткан яңа китап-журналлар белән таныштылар.