Татарская библиотека - филиал № 19

Безне җиңүгә илткән юллар

Татар китапханәсендә “Безне җиңүгә илткән юллар” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Хафизова Г.Р. Бөек Ватан сугышы вакытында, балалар һәм яшүсмерләрнең партизан хәрәкәтендә катнашуы турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән яшүсмерләр турында презентация күрсәтте.

Укучылар Лара Михеенко һәм Витя Коробков батырлыгы турындаА.Н.Печерскаяның“Дети-герои Великой Отечественной войны” китабыннан укыптаныштылар. “Сугыш чоры балалар әдәбияты” басмасыннан “Разведчик язмалары” хикәясеннән өзек укылды һәм эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде.