Тойминская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318920-16/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423643 РТ, Менделеевский район, с. Тойма, ул. Вахитова,40а

Китапны тәкъдим итү кичәсе «Челтер чишмәләләр көтә...»

17 июньдә Тойма авылымәдәният йортында китапханәче белән мәдәният хезмәткәре авылдашыбыз Хафизова Минеһөдә Сабировнаның авылыбыз тарихы турында язылган «Челтер чишмәләләр көтә...» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырдылар.

Кичәкитапханәче Ямалутдинова Фирзәвиянең Зөлфия Мирзаханованың "Тойма авылы көе" шигырен укудан башланып китте. Тамашачылар авылдашыбыз Минеһөдә Сабировнаның кыскача тормыш юлы белән таныштылар. Минеһөдә апа гомеренең 20 елын газета эшенә багышлый. Иң соңгы хезмәт урыны – Алабуга радиосында татарча тапшырулар мөхәррире вазифасы була. Ул авылыбыз кешеләре турында бик күп мәкаләләр язган. Минеһөдә апа кайда гына эшләсә дә, бөтенесе иҗат белән бәйле, күп укырга, күп тырышырга, эш буенча гел юлда булырга, күренекле кешеләр белән очрашырга туры килә. Ул мактаулы, дәрәҗәле тормыш юлын үтте. Автор «Тойма кызы» һәм «Челтер чишмәләләр көтә...» китапларының язылу тарихы турында сөйләде. Кичәгә Казан каласыннан Казан радиоэлектроника берләшмәсенең генераль директоры киңәшчесе вазифасын башкаручы авылдашыбыз Хазиев Радик Минирафитович Минеһөдә апаны котларга кайтты. Ул китап чыгарганда аңа мораль һәм материаль яктан бик зур ярдәм күрсәтте. Радик авторга рәхмәт әйтеп, бер кочак чәчәк бәйләме бүләк итте. Радик Минирафитович: "Бу китаплар авылыбыз тарихы турында фундамент, алга таба тагын безнең авыл турында китаплар, Тойма авылына атап язылган шигырьгә көй дэ язылыр дип, өметләнеп калабыз," - диде. Очрашу кичәсендә Ситдиков Роберт һәм Фәния, Шафигуллина Рәвилә, Фролова Гүзәлия, Сираева Марфуга, Мубаракшин Айрат башкаруында туган авыл турында моңлы җырлар яңгырады. Минеһөдә апага халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мещерекова Елена Юрьевна, туган як музее хезмәткәре Смолькова Ольга Александровна рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар авыл китапханәсенә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Авылдашлар Минеһөдә Сабировнага китаплары өчен бик зур рәхмәтләрен белдерделәр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.