Күргәзмә - күзәтү ”Халыклар бердәмлеге - илнең ныклыгы”

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ”Халыклар бердәмлеге -  илнең ныклыгы” һәм ”Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем “ дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды.

Китапханәче китап сөючеләрне күргәзмә әсбаплары белән таныштырды. Тойгуҗа авылында яшәүче күпчелек милләт вәкилләре: татар, рус, удмурт халкының милли йолалары турында, милли ризыклары, киемнәре турында сөйләштеләр. Күргәзмәне караучылар курчакларны милли киемгә киендереп, кайсы милләт икәнлеген дә бик дөрес билгеләделәр.