Аралашу сәгате “Күңел җылымны бүләк итәм”

1 нче октябрь Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Күңел җылымны бүләк итәм“ дип аталган аралашу сәгате үткәрелде.

Бүген монда иң күп китап укучы һәм китапханәдә үткәрелүче төрле чараларга  иң актив йөрүче өлкәннәрне китапханәче  Сафина А.А. бәйрәм белән тәбрикләде. Алар бүген халык авыз иҗаты әсәрләрен яхшы белүләрен, җыр – моңга гашыйк икәнлекләрен, сәнгатьле итеп әдәби әсәрләрне уку белүләрен тагын бер тапкыр  сорауларга дөрес җаваплары, матур җырлары, укыган шигырьләре белән дәлилләделәр. Китапханәче аларга рәхмәт сүзләре әйтеп, кечкенә генә бүләкләр тапшырды.