Башта илгә бәла, ә аннары Җиңү килде

Тойгуҗа авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышы башланган көн  - хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “Башта илгә бәла, ә аннары Җиңү килде.”дип аталган китап   күзәтү үткәрелде.

Китапханәче бу сугышның илебез халкына зур кайгы китергән афәт икәнлеген янәдән яшь буынга искәртеп, хәзерге матур тормышта дус, тату, бердәм булып яшәргә, шул тормыш өчен сугыш кырларында  вафат булган авылдашларыбыз исемен  онытмыйча туган җиребезне яратырга өндәде. Сугышта вафат булган һәм Җиңү яулап кайткан авылдашларыбызны искә төшереп һәйкәлләргә чәчәкләр куйдылар, “Бер минут тынлык” белән искә алдылар.