Әңгәмә “Урманнар планетаның яшел корылмасы”

Халыкара Урманнар көне уңаеннан Тойгуҗа авылы китапханәсе “Урманнар планетабызның яшел корылмасы” дип аталган әңгәмә үткәрде.

Китап укучыларга китапханәче урманнарның планетабыз, кешелек  дөньясы өчен әһәмияте, аларга сакчыл караш булырга тиешлеге, урманда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Төрле агач, кош, хайван рәсемнәреннән урман ясап “Урманны саклагыз” дигән плакат ясадылар. А. Севастьяновның “Урман маҗаралары”, В. Подгорновның “Урман сукмаклары” китабыннан кечкенә хикәяләрне укыдылар.