“Сугыш язмалары” китабына күзәтү

Тойгуҗа авылы китапханәсендә шагыйрь һәм прозаик, совет офицеры -  полковник Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел тулу уңаеннан аның “Сугыш язмалары” дигән көндәлекләр, очерклар, хикәя һәм шигырьләр тупланган китабына күзәтү үткәрелде.

Китапханәче бу китапны төзүче үзе дә фронтовик, сугышчы, язучы Самат Шакир икәнен әйтте һәм Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Китап укучылар “Утлы еллар поэзиясе” китабыннан язучының сугышка кадәр һәм сугыш эчендә язылган шигырьләрен, “Сугыш язмалары”ның иң әһәмиятле өлешләрен укыдылар.